Мәчетнең фарз залы иртәнге намазга килүчеләр белән үк шыгрым тулы иде. Коридорлар да тулгач, халык урамда җыела башлады. Намазлыкларын чирәмгә җәеп, гает намазын укыр өчен, үзләренә урын җайлый башладылар. Урамда мөселманнар мәчетнең имамы Рафис хәзрәт Сәйфуллин җитәкчелегендә гыйбадәт кылды. Иртәдән үк мәчет Коръән аһәңнәренә, мәчет каршындагы Коръәнне өйрәнү үзәгендә белем алучы шәкертләрнең авазларына күмелде.
Мөселманнар, тәкъбир әйтеп, кояш чыкканнан соң, ярты сәгать узгач, гает намазы укыды. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап, дога кылды. Күңелләргә үтеп керә торган тәэсирле вәгазьне, бәйрәм намазын һәм гает хөтбәсен бу мәчетнең имамы Раил хәзрәт Әхмәтов укыды.
Бәйрәм вәгазе Корбан гаете фазыйләтләренә, Корбан бәйрәменең килеп чыгышына багышланган иде. Анда Корбан гаетенең кешеләрне берләштерүе, мөселманнарның, чистарынып, пәкъланып, Аллаһы Тәгалә хөрмәтенә һәм Аның ризалыгын өмет итеп, мәчетләргә килүе бәян ителә. Һәрберебез өчен Корбан бәйрәменең котлы һәм олы бәйрәм булуы әйтелә. Исламның биш баганасының берсе булган хаҗ гамәлен кылуга зур игътибар бирелә, Аллаһының берлегенә һәм барлыгына иман китерү, хаҗда кылган догалар нәтиҗәсендә бәрәкәт килүе турында сөйләнә.
Раил хәзрәт Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Аллаһы Тәгаләгә корбаннарның йоны да, каны да ирешми. Аңа безнең изге гамәлләребез һәм чын ниятләребез генә ирешә.
Аллаһы Тәгаләне мактап, тәкъбир әйткәч, мөселманнар корбан чалырга ашыкты."Ярдәм" мәчетендә корбанлыкларга заявка биргән мөселманнар аларны Левченко бистәсендәге "Сөләйман" мәчете янында махсус җиһазланган урыннарда чалдыра алды.Анда итне чабып та, кисәкләргә бүлеп тә бирәләр.Үзләре килә алмаган өлкән яшьтәге кешеләргә өйләренә дә илтеп бирәләр.
Римма Гатина.
Фотосурәтләр.
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)