Курслар бер ай дәвам итә. Курс кысаларында күрмәүчеләргә һәм начар күрүчеләргә зур программа тәкъдим ителә. Әле Коръәнне бик үк шома укымаучылар күнекмәләрен камилләштерәчәк. Коръән уку кагыйдәләрен (тәҗвид) гамәлдә ныгыта. Моннан тыш, күрмәүче шәкертләргә компьютер, фикһ, гакыйдә, сира, җирле шартларны исәпкә алып йөрергә өйрәнү дәресләре керә. Начар күрүчеләрнең Коръән укырга өйрәнү буенча үз системасы бар. Алар да белем һәм күнекмәләрен ныгыта. Рус Брайлен өйрәнергә теләүчеләр дә бар. Эш шунда: гарәп Брайлендә Коръән укырга өйрәнү өчен, башта Рус Брайлен өйрәнергә кирәк.
Абый-апалар бик тырыш: рус Брайлен дә, гарәп Брайлен дә бик тырышып өйрәнәләр. Башта алты нокталы система ярдәмендә хәрефләр язарга өйрәнәләр, аннан шуны укыйлар. Коръән сурәләрен ятлыйлар. Биредә шәкертләр белем һәм дәвалау гына алып калмый, бер-берсе белән аралаша, дуслаша. Курслар тәмамланып, өйләренә кайтып киткәч, телефоннан сөйләшеп торалар. Кунакка йөрешәләр.
Шәкертләрнең тулай торакта яшәү, ашау-эчү, уку, хезмәт күрсәтү, ике якка да юл чыгымнарын “Ярдәм” ислам милли хәйрия фонды күтәрә. Курслар тәмамлангач, укуда аеруча уңышларга ирешкән шәкертләргә Брайль системасындагы Коръән китаплары бирелә.
Курсларга килүчеләр "Ярдәм" мәчетендә уздырыла торган ифтар мәҗлесләрендә катнаша. Бергәләп тәравих намазлары укыйлар, сәхәр ашыйлар. Алар Рамазан аеның бөтен матурлыгын, серлелеген тоя.








Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире