Казан шәһәрендәге Габдулла Тукай музеенда татар телендә узган «Җиңү җыры» әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурс Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган иде.
Бүләкләү тантанасын оештыру комитеты рәисе, Казан шәһәр Думасы депутаты, «Ярдәм» фонды вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова ачты. Аның сүзләренчә, әдәби конкурста Казанда укучы 200гә якын бала катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста катнашучылар шигырь, хикәя, мәкалә, хәтта пьеса да язган һәм фильм төшергән. Алтмыш автор кыйммәтле бүләккә һәм дипломга ия булган.
Бәйгедә Казанның Совет районы 169нчы мәктәп укучылары Гран-при алды. Валентина Михайлова җитәкчелегендәге 7 сыйныф укучылары Җиңүгә багышланган документаль-нәфис фильм төшергән.
Казан укучылары арасында татар телендә үткәрелгән «Җиңү җыры» әдәби бәйгесе Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/26-05-2021/kazanda-i-yry-d-bi-konkursynda-i-chel-r-b-l-kl-nde-5824689

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире