Әлеге чарада Мәскәү һәм Киров районнары башлыгы урынбасары Ирек Арсланов та катнашты. Ул үзенең чыгышында җирлектәге мәхәлләләрнең матур гына эшләп килүен, имамнардан канәгать булуларын билгеләп үтте. Дин юлындагы эшләрне башкарганда бер сүздә булырга чакырды. Сишәмбе - халыкны кабул итү көнендә - сәгать дүрттән бишкә кадәр дин, мәчет белән бәйле, хәл ителәсе мәсьәләләр буенча кабул итүен хәбәр итте.
Ул шулай ук мәчетләрнең тыштан каралган - тирә-ягы җыештырылган булырга тиешлеген искәртеп, кунакларны каршы алганда матур булу зарурлыгын да әйтте. Имамнарны, шәһәркүләм өмәне көтеп тормыйча, мәчет яннарын хәзердән үк тәртипкә китерә башларга чакырды.
Аралашу барышында Камил хәзрәт хәнәфи мәзһәбенең асылы хакында сөйләде һәм мәзһәбкә ышанычны бетерергә теләүчеләрдән сакларга чакырды. Монардан тыш, ул халыкта гыйбадәтләрне үтәүгә кагылышлы сорауларның аеруча күп булуын һәм бу нисбәттән Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзаларының киләчәктә актуаль сорауларны туплаган җыентык бастырып чыгару нияте барлыгын хәбәр итте.
Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук озак еллар дәвамында мәчетләрдә имамлык вазыйфасын башкарган дин әһелләренә Рәхмәт хатларын тапшырды һәм дин әһелләрен борчыган мәсьәләләр хакында фикерләште. Никахка, тәсбих тартуга, “әмин”не әйтүгә, намаз һәм Коръән укуга кагылышлы мәсьәләләрне аңлатты. Мәчетнең гореф-гадәтләрдәге һәм шәригатьтәге аңлатмасын әйтеп күрсәтте.
Аннары имамнар юллаган сорауларга җавап бирде. Хәзрәтләр сакал йөртүгә, җомга намазы алдыннан вәгазьләрне рус телендә сөйләүгә, мәчетләр янында автомобиль кую урыннарын көйләү, намаз вакытларын билгеләүгә, мәчетләр төзүгә кагылышлы, фикһ (ислам хокукы) белән бәйле сорауларны җиткерделәр.
Римма Гатина.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)