Ислам милли хәйрия фонды проектлары кысаларында эшләп килүче тернәкләндерү үзәгендә, күрү мөмкинлекләрен югалткан һәм начар күрүчеләр өчен “Йөрәк белән күрү һәм ишетү” проекты янәдән үз эшен башлап җибәрде.
Пандемия сәбәпле тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерү курслары вакытлыча туктатылып торган иде. Озак тәнәфестән соң, ниһаять тернәкләндерү үзәгендә курслар башланды.
Реабилитантларның тормыш шартларын яхшырту, физик һәм психологик халәтне яхшырту – тернәкләндерү үзәгенең иң төп макьсатларының берсе.
Тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре әзерләгән программа, күптөрле: дәресләрдән, экскурсияләр һәм кызыклы кешеләр белән очрашулардан тора.
Моннан тыш, тернәкләнү үзәгенә килгән реабилитантлар остазлары белән Брайль системасында укырга өйрәнә ала, бу мөмкинлек аларга зуррак офыклар ача, күзаллаулары киңәя.
Традиция буенча, бер айлык курсларга Россия Федерациясенең төрле өлкәләреннән һәм дә республикаларыннан: Киров, Чиләбе, Оренбург, Сарытау, Иркутск, Краснодарь һәм Ростов өлкәләре, Татарстан, Башкортстан һәм дә Чечня республикаларыннан килделәр.
Ислам милли хәйрия фонды тернәкләндерү үзәгендә күрү мөмкинлекләрен югалткан һәм начар күрүчеләр өчен “Йөрәк белән күрү һәм ишетү” проекты астындагы реабилитация курслары РФ Президенты гранты буенча гражданнар җәмгыяте финансы белән һәм НИБФ “Ярдәм”нең үз финанслары белән үткәрелә.
#фондярдэм#видетьислышатьсердцем#грантпрезидентарф#реабилитацияинвалидов


Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)