Казанда “Ярдәм” мәчетендә төрле милләт вәкилләренең никахлашуын еш күзәтергә була. Узган җәйдә испан егете Хосе белән татар кызы Регина никахлашса, быел җәен татар кызы Гүзәл инглизле Мэтью белән гаилә корды.
Ә берничә көн элек “Ярдәм”дә татар егете белән кытай кызы никахлашты. Шаулин Хуан көньяк Кытайның Шень Жень шәһәреннән Казанга белем алырга килгән. Икътисадчы һөнәрен үзләштерүче кыз бала өченче курста язмышын – Илгизне чората.
Илгиз үзе сөйләгәнчә, ул булачак хәләл җефете белән очраклы гына танышкан. Аралаша торгач, Илгиз Шаулинның үзенең тормыш юлдашы булырга тиешлеген аңлаган. Егет берничә мәртәбә кызның туган якларына да кайтып килгән. Шаулинның әти-әниләре белән танышып, аларның никахка ризалыгын алган.
Кәләшнең әнисе Лин Суга кызын Россиягә кияүгә җибәрү җиңел булмаган. Әмма яшьләрнең бер-берсен яратуын күреп, Шаулинның әти-әниләре аларның гаилә коруына ризалык биргән. Шуннан соң Татарстан башкаласында Айзатулиннар гаиләсе улларының никахына әзерләнә башлаган.
“Баштарак мин моңа каршы идем, без – мөселманнар, улыбыз намаз укый, шуңа күрә дә киленемне татар кызы булыр дип күз алдына китерә идем. Әмма берникадәр вакыт үткәч, Шаулин үзенең безгә карата яхшы мөнәсәбәте һәм күндәмлеге белән күңелебезне яулап алды. Ул иман китерде, ә бу безнең өчен бик мөһим иде. Яшьләр дә, алар белән белән без дә бәхетле булырбыз дип ышанам”, - диде Илгизнең әнисе Фидария апа.
Илгизнең әтисе Илдус абый ата-аналар уллары сайлаган юлны хупларга тиеш дип саный. Һәм улларының матур гаилә корып яшәп, балаларына татар исемнәре кушар дип өметләнә.
“Ярдәм” мәчетендә бик күп интернациональ гаиләләр барлыкка килде. Кияү егетләре арасында итальяннар да, испаннар, инглизләр, төрекләр һәм гарәпләр дә бар.
Без яшьләргә сәламәтлек, бер-берсен аңлап, әти-әниләрен хөрмәтләп яшәүләрен, озак һәм бәхетле гомер теләп калабыз.


Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)