Илдар хәзрәт Баязитов, курсларга килүчеләрне сәламләп, алга таба да курсларга килүчеләр белән эшнең дәвам итәчәген белдереп, әле зур киләчәк көтүен әйтте.
“Алдагы курсларның нәтиҗәләре буенча бездә инде Лилия дигән кыз эшли. Видеомонтаж белән шөгыльләнә. Ул да курсларга килгән иде. Лилия башкалар белән беррәттән тулы көченә эшли. Бездә хәзер ике чәчәк – ике Лилия. Киләчәктә сезгә дә курслар ярдәм итәр дип ышанам. Бәлки эшкә урнашырсыз, бәлки яраткан шөгылегез барлыкка килер”, - диде хәзрәт.
“Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова, хәзрәтнең сүзләрен дәвам итеп: “Күрәсезме бу курсларда нәрсәгәдер өйрәнеп, аннан соң эш тә, тормышта үз урыныңны да табып була. Иң мөһиме – омтылышыгыз булсын! Алга таба без эшкә урнаштыру белән шөгыльләнергә, талантларны һәм мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итәргә уйлыйбыз”, - диде.
Мәликә ханым: “Әле моның белән генә тукталып калмагыз. Аягына баса алмаган, ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм кулы сузыгыз!” - дип өндәде.
Курсларга килүчеләр ике атна буена алар төрле фәннәрдән – гыйлем, төрле һөнәрләргә өйрәнү күнекмәләре дә алачак. Медицина һәм психология буенча лекцияләр уздыру каралган, массаж ясату мөмкинлеге дә бар. Музейларга, театрларга бару да аларның күзаллауларын киңәйтәчәк. Яулык бәйләү, чибәрлек хикмәтләренә, аш-су әзерләү серләренә дә өйрәнәчәкләр. Шулай ук физик тәрбиягә зур игътибар биреләчәк. Шахмат-шашка уеннарына сәләте булганнар белән шөгыльләнеп, паралимпия уеннарына әзерләү нияте дә бар.
“Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә курсларга егермеләп кеше килде. Алар - Казаннан, Лениногорскидан, Буадан, Чирмешәннән, Лаештан, Яңа Чишмәдән, Оренбург өлкәсеннән, Башкортостаннан. Болар бер-берсенә һәм без дә бер-беребезгә таяныч, терәк булсак иде. Бу девиз – “Ярдәм” девизы. Бергә булыйк!
Римма Гатина.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)