“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының игелекле эшләре турында сөйләүче видеожурналның июль ае чыгарылышы дөнья күрде. Июль ае вакыйгаларга бик бай булды: күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты эшләде, “Ярдәм” мәчетенә һәм укыту-тернәкләндерү үзәге оешуга 5 ел тулды, физик мөмкинлекләре чикле булганнарга дистанцион белем бирү өчен КФУ белән хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәге өметләре өзелгәннәрне кире тормышка кайтару, күңелендә өмет чаткысы уяту өчен тырыша да инде. “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” социаль проектының РФ Президенты грантын отуы бу юнәлештәге мөмкинлекләрне тагын да арттырды да инде. Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр турында күбрәк кешегә сөйләргә, аларга игътибар җәлеп итәргә, алай гына түгел, аларга сәламәт кешеләр белән күбрәк аралашырга мөмкинлекләр зуррак хәзер. Әлеге курслар РФ Президенты гранты һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының үз чыганаклары исәбеннән финанслана.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)