Пансионат Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында урнашкан. “Ярдәм” исемендәге пансионат балаларга рухи тәрбия бирү, булачак ислам дине өлкәсендә эшли торган кадрларны үстерү максатын күздә тота.
Пансионатта Татарстандагы күпбалалы һәм азкеремле гаиләләрдәге V-XI сыйныф укучыларга белем һәм тәрбия бирү каралган. Мәктәп яшендәге 30 ир бала пансионатта яшәячәк һәм тәрбияләнәчәк. Якындагы мәктәптә урта белем алачак.
Алар көндезен яңа, заманча шартларга туры килә торган дөньяви мәктәптә белем алачак, ә кичләрен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия буенча факультатив дәресләргә йөриячәк. Балалар бөтен кирәк-ярак белән тәэмин ителәчәк. Урта белем предметларын үзләштерүдә авырлыклар булса, репетиторлар җәлеп итү көтелә. Өстәмә дәресләр әзерлекле (квалификациягә ия булган) педагоглар тарафыннан уздырыла.
Пансионатта инглиз, төрек һәм гарәп телләре тирәнтен өйрәтеләчәк. Ислам дине нигезләренә төшендереләчәк. Шулай ук спорт чараларына, татарча көрәшкә һәм хоккейга зур игътибар бирелә.
Кием-салым, канцелярия товарлары, пансионатта яшәү һәм туклану – барысы да түләүсез. “Ярдәм” исемендәге пансионат заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, методик әсбаплар белән тәэмин ителгән.
Укучыларга Балтач районы Җәмигъ мәчете карамагындагы мәдрәсә мөгаллимнәре һәм тәрбиячеләре белем һәм тәрбия бирәчәк. Пансионатта белем һәм тәрбия алып чыгучылар алга таба укуларын Россия ислам университеты һәм Болгар Ислам академиясендә дәвам итәчәк дип көтелә.
Римма Гатина.


Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)