Кичә «Ярдәм» мәчетендә хәләл ит, казылык, сөт, бал һ.б. продуктлар сатыла торган комплекс эшли башлаган. Сатудан керемнәр «Ярдәм» фонды һәм Балтач районы Борбаш авылында балалар пансионаты, Теләче районындагы «Гаилә учагы» балалар йорты проектына тотылачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Ярдәм» мәчете матбугат үзәге вәкиле сөйләде.
«Ярдәм» фондының хәйрия проектлары, башка социаль программалар кебек үк, акча чыгымын таләп итә. Шуңа күрә киләчәктә мөселман оешмаларына хәйрия проектларын гамәлгә ашыру өчен социаль бизнесны үстерергә кирәк», — ди Илдар хәзрәт Баязитов.
Оештыручылар сүзләренчә, комплекста азык-төлек продуктларын алып булачак: хәләл ит, сөт ризыклары, бал һ.б. Ит һәм башка ит продуктлары Чувашиянең Шыгырдан авылыннан китерелә.
Комплексны ачуда «Ярдәм» фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, фонд президенты Илһам Исмәгыйлев, хәйрияче Наил Абдуллин, Татарстан Җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе Александр Даренков, вице-президент Хәйдәр Камалетдинов, Чувашиянең Шыгырдан авылы фермеры Азат Пазюков, шулай ук «Ярдәм»фонды хезмәткәрләре катнашкан.
«Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов комплексны ачуда ярдәм иткән өчен хәйрияче Наил Абдуллинга рәхмәт белдергән. Алып баручы һәм җәмәгать эшлеклесе Гамил Нур «Ярдәм» фонды хәйриячелек һәм мәхәллә системасының татар традицияләрен яңадан торгызуын билгеләп үткән.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/30-06-2021/yard-m-m-chetend-h-l-l-it-kazylyk-s-t-bal-sata-torgan-azyk-t-lek-kompleksy-achyldy-5828655
- Чараны алып барды Гамил Нур! Зур рәхмәт! — Гамил абзый Нур, рофессиональлек дәрәҗәсе бик югары! https://vk.com/gamilnur

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире