Ураза гаете уңаеннан Казандагы “Ярдәм” мәчетендә үзенчәлекле бәйрәм вәгазе укылачак - ул сурдотәрҗемә (ишетмәүчеләр өчен ишарәләр теле) белән алып барылачак. Ураза бәйрәме уңаеннан чаралар мәчеттә иртәнге сәгать биш тулып утыз минутта (5.30) башлана, аннан соң дога кылына. Иртәнге алты тулып утыз минутта (6.30) - бәйрәм вәгазе, иртәнге җидедә (7.00) – Гает намазы.
Фотосурәт: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте
Рамазан ае дәвамында Казандагы “ЯРДӘМ” фонды карамагындагы укыту-тернәкләндерү үзәге һәм “Ярдәм” мәчете янындагы “Рамазан чатыры”нда 6 майдан 3 июньгә кадәр ифтарлар узды (Серов ур., 4а йорты). “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды “Ярдәм” мәчетендә ифтарларны көн саен 1200 кешелек итеп оештырды, сәхәрләргә 300гә якын кеше килде. Нәкъ менә ифтарлар Исламның асылын – тынычлык ярату, киң күңеллелек, кунакчыллык, мохтаҗларга һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү кебек сыйфатларны ачып бирә.
Монннан тыш, 4 июньдә иртәнге сәгать унда (10.00) “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен дәвалау-укыту-тернәкләндерү курслары тәмамлана. Бу - “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” социаль проектын тормышка ашыру өчен бирелгән Россия Президенты гранты кысаларында оештырылган дүртенче курс.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)