Ялгыз карт-карчыклар, азкеремле, күп балалы гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле, сәламәтлеккә туймаган кешеләр көн саен өйләрендә “Ярдәм” фондыннан кайнар ашлар белән килгән волонтерларны зарыгып көтеп тора. Кайнар ризыклар апрель башыннан ланч-бокслар белән хәйрия фондының “Тормыш юлы” дип аталган проекты кысаларында бушлай таратыла. Волонтерлар яңа пешкән ризык кына түгел, кирәк булган очракта дарулар да илтеп бирә.
“Ярдәм” фонды булыша торган кешеләрнең исемлеге шактый зур, аларның саны көннән-көн арта бара. Ланч-боксның үзбәясе 155 сумга чыга.
Бу игелекле эшкә сез дә кушыла аласыз, дуслар! Без сезне игътибарга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә чакырабыз. Ул азкеремле кешеләр өчен - кайнар ризык кына түгел, ә рухи яктан зур ярдәм дә булачак. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды акциясендә катнашучылардан Аллаһы Тәгалә разый булсын!
Ничек булышырга? Саклык банкы картасы номеры: 4276 6200 3466 6796 (Исмәгыйлев Илһам Фәтхирахман улы исеменә теркәлгән). +79600480778 телефон номерына тоташтырылган.
«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды реквизитлары: НИБФ «Ярдэм» ИНН 1658087725 КПП 165801001 ОГРН 1071600003530 БИК 049205603 р/с 40703810562000000971 к/с 30101810600000000603 в Отделение «БАНК Татарстан» 8610 ПАО Сбербанк.
Назначение платежа: «Благотворительная помощь на кормление малоимущих».
Әлеге проект кысаларында йортсыз-җирсезләрне ашату да оештырыла.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)