Җиденче дәлил – аның камил сыйфатлары һәм мактарлык игелекле холкы турында сөйләп, аңлатып, Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) алдындагы бурычыбызның бик кечкенә генә өлешен булса да башкарып, аның өчен әҗерен алу. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) заманында шагыйрьләр Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) янына килеп, аңа багышланган мәдхияләрен аңа укый торган булганнар. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) аларның бу эшеннән бик канәгать булган һәм бу гамәлләрне хуплаган. Шуннан соң ул аларга истәлекле ниндидер әйбер бүләк иткән, аларның гозерләрен үтәгән, аларга күп игелекләр эшли торган булган.
Әгәр дә Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) аны мактап язган шагыйрьләрдән канәгать булган икән, аның бик зур өстенлекләрен җыйган һәм сөйләгән кешеләр белән ул ни өчен канәгать булмаска тиеш әле? Ә бит аңа якынлашу нәкъ менә аның сөюен һәм канәгатьлеген алуда тора да бит инде.
Бөек Ислам галиме, дүрт мәзхәб белгече сәед (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәселеннән булган), Мәккәдә һәм Мәдинәдә иң зур хөрмәткә лаек булган Шәех Мөхәммәд ибне Галәви әл-Мәлики (1946-2004).

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)