ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә Казан федераль университеты объектларында булып, Попечительләр советы утырышында катнашты. Ул шулай ук Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасындагы Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә дә булды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, анда Казан федераль университетының фәнни-белем бирү мәйданчыклары да зур тәэсир калдырган.
Мәсәлән, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге төзелгән. "Дини һәм иҗтимагый оешмалар, көч структуралары, төзәтү учреждениеләре вәкилләре белән берлектә эш алып барыла. Әлеге үзәк эшчәнлеге һәм галимнәрнең тикшеренүләре республика территориясенә радикаль ислам агымнары үтеп керүне туктатырга булышачак. Монда шулай ук мигрантлар белән эш алып барылачак. Бүгенге көндә бу бик мөһим", - дигән ул.
Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)