Журналистика ветеранын Самосырово мөселман зиратында соңгы юлга озаттылар. Журналистика ветераны Әлмирә Әдиятуллинаның кызы Миләүшә әнисеннән башка тормышны күз алдына китерә алмавын әйтте. Бу хакта ул бүген Самосырово мөселман зиратында Әлмирә Әдиятуллинаны соңгы юлга озаткан вакытта сөйләде.
Иң элек Әлмирә апа турында искә алу сүзләре әйтелгәннән соң, татар җәмәгатьчелеге җеназа намазын укыды. «Әни минем өчен этәргеч, юл күрсәтүче маяк булды. Барысына да ярдәм итте. Килгән барлык кешегә рәхмәт әйтәм», — диде Әлмирә апаның кызы Миләүшә.
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Әлмирә Әдиятуллинаның язмышын бик катлаулы булганын әйтте. «Тормышында нинди генә авырлыклар булмасын, беркайчан да бирешмәде, зарланмыйча оптимист шәхес булып калды», — диде ул. «Ни хәлләрең бар соң, Әлмирә апа дигәндә дә: "Аллага шөкер, көрәшәбез", — дип әйтә иде.
Урын өстендә ятканда да, Казанда "Сөембикә" исемендәге мәчетне торгызырга хыялланды», — диде Илфар хәзрәт. Аның сүзләренчә, Әлмирә апа Аллаһның рәхмәтендә.
«Татарстан өммәтенә генә түгел, Россия өммәтенә дә бик файдалы, олуг, хәерле һәм кирәкле эшләр башкарды. Динебезнең алга баруына төп сәбәпчеләренең берсе иде», — дип сөйләде ул. «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов Әлмирә апаны легендар хатын-кыз дип атады. «Анда ир-атларга җитеп бетмәгән көч бар иде. Әлмирә апа кебек шәхесләрне истә тотарга, алар турында яшьләргә сөйләп торырга кирәк», — диде ул. Әлмирә Әдиятуллинаны соңгы юлга озатырга аның бертуган энеләре, сеңелләре, бергә эшләгән хезмәттәшләре, дуслары килде.
$IMAGE9$
$IMAGE10$





Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)