Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомуммилли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов «Сөләйман» мәчетенең бу елның ахырында ачылачагын әйтте.
«Сөләйман» мәчетен төзү тулы куәткә бара. Яңа бина элеккеге мәчеттән ике тапкырга зуррак. Гыйбадәт кылу залыннан тыш, мәдрәсә дә булачак. Төзелеш рекордлы темплар белән алып барыла: узган елның җәендә иске мәчет бинасын сүткәннәр иде, хәзер инде түбә эшләре тәмамлана. Мәчетне бу елның азагында ачарга ниятлибез», — диде ул «Ярдәм» мәчетендә матбугат очрашуында.
Илдар хәзрәт әйтүенчә, мәчет 1999 елның декабрендә ачылган. «Ул вакытта төзелеш нормалары төгәл үтәлмәгән иде, аны булдыра алган кадәр төзеп җиткерделәр. Без 12 ел дәвамында шушы мәчеттә тернәкләндерү курсларын үткәрдек. Соңгы елларда мәчеткә керү сәламәтлеккә куркыныч иде — фундаменты беткән, күгәрекләр бар иде. Шул мәчет урынына матур, якты яңа мәчет булдырасыбыз килде», — диде ул.
Илдар хәзрәт Баязитов «Сөләйман» мәчетендә 2002 елдан имам вазифасын башкарган. «Документларны ике ел рәсмиләштердек, һәм, ниһаять, узган ел мәчетнең бинасын төзекләндерә башладык, „Сөләйман“ комплексының төзелеше башланды. Төзелеш бер көнгә дә туктап тормый. Икенче пансионат та шунда эшли башлаячак», — дип аңлатты ул.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)