Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Габделхак Саматовның улы Таһир Саматов, мөселман уку йортлары җитәкчеләре, шәкертләр һәм Габделхак хәзрәтнең укучылары катнаша.
"Габделхак хәзрәт Саматов совет заманында динебезне саклап калган, берничә буын дин әһелләрен тәрбияләгән олуг остаз. Ул Татарстанда иң беренче рәсми мәдрәсәне эшләтеп җибәрә. Башта Чистайда ача, аннары Казанда оештыра. Аның шәкертләре хәзер үзләре дә мөфтиләр, хәзрәтләр. Габделхак хәзрәтне күпләр шәригать хөкемнәрен үтемле итеп аңлатып биргән казый буларак беләләр. Дини сорауларга җавап рәвешендә чыккан китаплары, вәгазьләре, хөкемнәре аның зур гыйлем иясе булуы хакында сөйли.
Габделхак хәзрәт дини яңарыш башланган чорда күп сандагы дини эшләргә җитәкчелек итә. Замандашлары сөйләвенә караганда, нинди генә кыен хәлләргә тарыса да ул сабырлыкка, тынычлыкка чакырган дин әһеле. Аның елый-елый дога кылганнарын искә төшерәләр. Хәзрәтнең ихласлыгы көчле иде диләр", - дип сөйләде мөфти ачылыш тантанасында.
Мәгълүм булганча, ел саен әлеге укуларда дин өлкәсендә зур тырышлык куйган, рухи мирасыбызны саклаучы шәхесләргә Татарстан Диния нәзарәтенең "Рухи мирас" бүләге тапшырыла. Быел әлеге олуг бүләккә Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев лаек булды, дип хәбәр итә мөфтият сайты.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөселман яшьләре грантлар алды
Намаз вакытлары үзгәрде
Мунчәли укулары узды