Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Корбан бәйрәменә багышланган матбугат очрашуында Казанның Вахитов районы баш ветеринария табибы Илгиз Камалов хәбәр итте.
“Быел дөя чалдырырга теләк белдерүче булмады. Корбанлыклар алдан рөхсәт алынган махсус мәйданчыкларда гына чалынырга тиеш. Шәхси хуҗалыклар рөхсәт ителмәгән мәйданчыклар булып санала. Мондый урыннарны ачыклау белән полиция хезмәткәрләре шөгыльләнәчәк”, - диде ул.
Ел саен махсус мәйданчыклар янында мал табиблары тарафыннан тикшерелмәгән хайваннарны чалырга тырышу очраклары да була. Бу эшләр өчен гаеплеләрне шулай ук җавапка тартачаклар.
Казанда корбан чалу өчен каралган урынарда Дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре эшләячәк. Санитар экспертлар һәм ветеринария табиблары корбанлыкларны чалганчы да, чалгач та караячак. Теге яки бу мәсьәлә буенча сораулар туа калган очракта, белгечләр шунда ук түләүсез консультацияләр бирергә әзер.
Корбанлыкның йогышлы авырулар белән авырмавы, зарарланган итнең кешеләргә барып җитмәве мөһим. Дәүләт ветеринария берләшмәсе корбанлыкларны Татарстанга алып кайтучылар белән эшли. Корбанлыкларны республиканың һәм Россиянең авырулар булмаган чиста хуҗалыкларыннан алып кайту көтелә. Төп шарт булып ветеринария-озату документларының тәртиптә булуы тора. Хәзерге вакытта Оренбург, Саратов, Самара өлкәләрендә йогышлы авырулар белән вирус таралган. Ул кешеләр куркыныч түгел, әмма хайваннар өчен бик зарарлы. Шуңа күрә корбанлыкны сатып алганда бик сак булырга кирәк, дип хәбәр итә kzn.ru.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)