4 сентябрьдә Болгарда дин галимнәренең II "Рухи ефәк юл: Иҗат. Берләшү" фәнни халыкара конференциясе уза. Казан – Мәскәү – Симферополь видеокүпере вакытында Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов сөйләгәнчә, аларга караган оешмалар Кытай мөселманнары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Быел экстремизм һәм радикализм белән көрәшкә һәм белем бирү процессын көчәйтүгә багышланган конференция оештыру турында карар кабул ителгән. Беренче тапкыр ул Кытайның Өремче шәһәрендә уздырылган.
Быел әлеге җыенны үткәрү урыны итеп Болгар ислам академиясе сайлап алынган.Болгарга Кытайдан зур делегация киләчәк. Шулай ук Азия илләреннән - Кыргызстан, Таҗикстан, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка республикалардан кунаклар көтәләр.Россиядән дә зур делегация булачак дип хәбәр итә "Реальное время".
Дин галимнәренең II "Рухи ефәк юл: Иҗат. Берләшү" фәнни халыкара конференциясе дин гыйлеме, тарихи, фәнни һәм административ секцияләргә бүленеп эшләячәк. Моннан тыш анда күренекле дин галиме Әбү Бәкр Каландрның рус теленә тәрҗемә ителгән трактатлары тәкъдим ителәчәк.
Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин: "Конференция Корбан бәйрәмен йомгаклау булып тора. Безнең өчен тарихи ефәк юлның рухи ягы әһәмиятле", - дип сөйләде Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин видеокүпер барышында.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)