Әлеге механизм республикадагы идарәче компанияләргә һәм сәнәгать парклары резидентларына, шул исәптән хәләл индустриядә эшләүче предприятиеләргә кагыла.
Форумда базарга чыгучы продукт мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. "Предприятиеләр өчен бик тә кызыклы булырдай инструментларның берсе, үзләренең хәләл индустриясе булганнарның процентсыз кредит алу мөмкинлеге”, - дип билгеләп үтте Габделганиев.
“Без “риба” һәм "процент"тан китәргә телибез. Кайтару акчалары бар, әмма шул ук вакытта бу кредиторны да, кредит алучыны да кабалага кертми. Моннан тыш, бу halal lifestyle ысулында эшчәнлек алып баручы предприятиеләргә кредит алуны тыймый”, - диде министр.
Продукт базарга якын көннәрдә чыгачак. Хәзерге вакытта аның юридик аспектлары эшләнә, дип аңлатты ул.
"Россия – ислам дөньясы: KazanSummit” X халыкара икътисад форумы Татарстан башкаласында 10 - 12 майда уза.
“KazanSummit"ка ун ел – бу беренче яхшы юбилей. Форум үсә, бу хакта кунаклар саны да, стендларның ничек әзерләнүе дә, спикерлар фикер алышучы мәсьәләләр даирәсе дә әйтеп тора. Без эш нәтиҗәләрен күрәбез һәм аларның гамәлгә керүе Татарстан Республикасы икътисадына өстәмә этәргеч бирер дип ышанабыз”, - дип өстәде Татарстан икътисад министры.
Шулай итеп, Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы һәм Дубай ислам икътисадын үстерү үзәге арасында төзелгән килешү реаль сектор предприятиеләре арасында үзара хезмәттәшлеккә яхшы нигез бирәчәк, - диде Габделганиев.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире