Россия мөселманнарының рухи лидеры законнар чыгаручы һәм башкарма хакимият органнарын бу адымнарның нәтиҗәсен аек акыл белән бәяләргә чакырды. Чөнки православие дәресләрен бер яклы гына керткән очракта, башка дини традицияләрне тотучы гаиләләр үзләрен кысуга дучар булган кебек хис итә. Равил Гайнетдин теге яки бу модульне (дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика яки ОДНКНР курслары кысаларында) сайлап алу мөмкинлегенә карамастан, мәктәптә ата-аналарга басым ясалуын билгеләп үтте.
Мөфти гомуми урта белем бирү кебек стратегик яктан әһәмиятле өлкәдә карарлар кабул иткәндә, бу өлкә өчен җаваплы затларга “Без нинди дәүләттә яшибез? Нинди дәүләт төзибез һәм балаларыбызга һәм оныкларыбызга калдырабыз? Без бу йортта киләчәктә янгын булуын телибезме яки тыныч тормышта яшисебез киләме?” дигән сорауларны бирергә кирәк.
“Безнең дөньяви мәктәптә бер генә динне кертү һәм укыту һәм шуның белән бергә башка дин тотучыларның хокуклары кысылу мәсьәләсенә җитди карарга кирәк. Без монда РФ Конституциясендә салынган принциплардан чыгып эш итәргә тиеш. Бу принциплар Россияне дөньяви дәүләт буларак билгели. Россиянең традицион диннәре бар, алар аның дәүләтчелеге үсешенә үз өлешен керткән. Бу диннәр, халыклар һәм балаларның дустанә булуы әлеге дәүләтнең тынычлыгы һәм киләчәгенә илтә”, - диде мөфти.
Равил Гайнетдин дәүләтебездә хөкем сөргән гармонияне һич тә җимерергә ярамаганлыгын билгеләп үтеп, мөселман җәмгыяте фикерләрен җиткерде. Ул Россия балаларының Россия халыклары тарихы, мәдәнияте нигезләрен өйрәнүгә кагылышлы. “Шул вакытта гына безнең барыбыз да бергә, бердәм дигән аңлау киләчәк”, - дип тәмамлады чыгышын Россия мөфтиләре Советы рәисе.
РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)