Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зейд бин Сабит” Коръән үзәге оештыручы зур чара Россия мөфтиләр шурасы ярдәме белән узачак. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Оештыру комитеты рәисе, Коръән үзәге җитәкчесе Ильяс хәзрәт Ильясов Беренче Евразия Коръән укучылар бәйгесенең 19-20 майда Саратов шәһәрендә узачагын җиткерә. “Коръән бәйрәме Рамазан аеның беренче декадасында узачак. Халыкара Коръән укучылар бәйгесе күпчелек очракта изге Рамазан аенда уза”, - дип билгеләп үтә ул.
Оештыручылар Саратовта узучы бәйгегә якын һәм ерак чит илләрдән катнашучылар килер дип көтә. Шулай ук Россия төбәкләрендәге Диния нәзарәтләренә Коръән-хафиз бәйгесенә чакырулар җибәреләчәк.
Саратов өлкәсеннән әлеге зур бәйрәмдә “Зейд бин Сабит” Коръән үзәгендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясаячак.
Бәйгедә 30 яшькәчә булган һәркем катнаша ала. Бу таләпне оештыручылар юкка гына куймаган. “Бөтен илләрдә дә бәйгедә катнашучылар яше киметелә бара. Без дә Коръәнне балачактан өйрәнеп, аннан Коръән өйрәнү үзәкләрендә дәвам итүче студентларны һәм якшәмбе мәктәпләрендә укучыларны тартырга, аларга югары дәрәҗәдә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирергә булдык”, - дип белдерә Ильяс хәзрәт Ильясов.
Бәйгедә катнашу өчен төп таләпләрнең берсе – алар халыкара бәйгеләр җиңүчеләре булырга тиеш.
Саратовта бәйге “Хифз” (Коръәнне тулаем яттан уку) номинациясендә узачак. Жюрида халыкара дәрәҗәдәге хөкемдарлар булачак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)