Бүген 83 яшендә журналистика ветераны, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмирә Әдиятуллина вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ярдәм» фондының матбугат хезмәткәре хәбәр итте.
«Әлмирә Әдиатуллина бүген Казанда вафат булды. Татарстан журналистикасы легендасы иде. Ул тормышын дистәләгән еллар татар журналистикасына багышлады, Татарстанның һәм Россиянең мөселман өммәтенә үзгәреш кертте. Ул чын мәгънәсендә татар халкының горурлыгы иде. Соңгы ике елда Әлмирә апа урын өстендә иде», — диелде хәбәрдә.
«Ярдәм» фонды һәм мәчет җитәкчелеге Әлмирә Әдиятуллинаның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Хушлашу вакыты соңрак билгеле булачак.
Әлмирә Лотфулла кызы Әдиятуллина, (Әлмирә Сарьяз) — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1938 елның 8 июлендә Башкортстан АССРның Илеш районы Сәеткол авылында туа. 1965 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.
«Совет мәктәбе», «Азат хатын» журналларында, «Бәйсезлек» газетасында журналист булып эшли. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә матбугат эшләре җитәкчесе (1994-1998). Татар иҗтимагый үзәгенең Солдат ата-аналарын яклау комитеты рәисе. 1997 елдан «Мөслимә» журналы баш мөхәррире. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Мөселман хатын-кызлар ассоциациясе рәисе.
Татар телен һәм мәгарифен, ислам динен яклаган мәкаләләре республика басмаларында даими чыгып бара.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире