Бүген Лаеш районының Олы Кабан авылында тантаналы төстә яңа "Хава" дигән мәчет ачылды. Мәчеткә төп иганәче, төзелеш эшләрен башлап җибәрүче һәм аның хәзерге имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Вилдановның әнисенең исеме бирелде. Ачылышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадиев, авыл халкы катнашты.
Төзелеш эшләре моннан 3 ел элек башланып киткән. Бу эшкә, татарлар гына түгел, руслар, чувашлар, әрмәннәр, таҗиклар өлеш керткән. Мәчетнең гомуми мәйданы 100 квадрат метр. Ул 150гә якын кешене сыйдыра. Аның аскы катында 100 кешегә исәпләнгән уку-укыту залы, хатын-кызлар өчен аерым дәресләр үткәрү өчен бүлмәләр дә каралган. Мәчет каршында балалар өчен спорт мәйданчыгыннан һәм вакыфлы икмәк пешерү йортыннан торган комплекс эшләп килә.
Мөфти Камил хәзрәт ачылышта мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерде һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ: "Кем мәчет төзетә, шуңа урын җәннәттә булыр" дигән сүзләрен искә төшерде. Ул шулай ук, халыкка дини асылыбызга, Пәйгамбәребезнең сөннәтенә кайтуга өндәп, кыска гына вәгазен ирештерде. Камил хәзрәт, мәчетнең имам-хатыйбына дини эштә уңышлар теләп, бәйрәм чапаны бүләк итте.
Халык каршында Лаеш районы хакимиятеннән Михаил Фадиев һәм мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да чыгыш ясады. "Аллага шөкер, Татарстанда юл буйларында мәчетләр ачылып тора. Без Аллаһка моның өчен рәхмәтле булырга һәм шөкер кылырга тиеш. Догаларыбызда Ватаныбызга иминлек һәм тынычлык сорап дога кылырга онытмаса идек", - дип әйтте хәзрәт.
Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)