Равил хәзрәт Гайнетдин 1959 елның 25 августында Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында дөньяга килә.
Үз исемемнән һәм редакция исеменнән Равил хәзрәтне туган көне белән котлыйм! Аңа ике дөнья рәхәте, эшендә уңышлар телим.
Бүгенге көндә Равил хәзрәт – мөселманнарның Россиядә һәм Советлар Берлеге таркалганнан соңгы чордагы иң абруйлы әйдәп баручыларның берсе. Без Равил хәзрәтне акыллы һәм эзлекле эш алып баручы дин әһеле буларак беләбез. Ул күп еллар дәвамында мөселман инфраструктурасын үстерү һәм динара тынычлыкны ныгыту өчен зур тырышлык куя.
Хөрмәт белән, “Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгын гамәлгә куючы Илдар хәзрәт Баязитов.
P.S.: Равил хәзрәт Гайнетдин агымдагы елның 18 февралендә “Ярдәм” күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәгенә килеп, аның эшчәнлеге белән танышты.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк