Арчада “Мөнәҗәтләр – халкыбызның җан авазы” бәйгесе узды. “Шәрык” мәчетенең зур залында Татарстанның Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Теләче һәм башка районнарыннан йөздән артык конкурсант җыелды. Иң яшь катнашучыга – 25 яшь, ә иң өлкәненә 85 яшь иде. Мөнәҗәтләр бәйгесе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Туган тел елына, шулай ук ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды.

Фотосурәт: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге
Бәйгедә катнашучыларның иҗади чыгышларын компетентлы жюри бәяләде, аның составына Татарстан Республикасының Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, абыстай Сәидә ханым Аппакова, Арча шәһәре сәнгать мәктәбе мөдире Гөлнара Сабирова, Арча районы хатын-кызлар советы җитәкчесе Әлмира Гатауллина һәм Арча районы Мөслимәләр берлеге рәисе Рая ханым Фәтхуллина керде.
Әлеге чара гадәттәгечә Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Аннары сәламләү сүзләре белән Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин һәм ТР Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина мөрәҗәгать итте. Алга таба катнашучылар дүрт номинациядә мөнәҗәтләр әйтергә кереште, алар гаилә, ана һәм бала мөнәсәбәте, туган ил, дини эчтәлектәге мөнәҗәтләр, яшәү һәм үлем темаларына карый иде.
Конкурска йомгак ясаганнан соң, җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Әлеге чара күмәк рәвештә дога кылу белән төгәлләнде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)