Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Һиҗри исәп буенча 1441-1442 нче ел, ягъни Милади белән 2020 нче ел өчен мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәрнең билгеле булуы хакында хәбәр итә.
2020 нче ел Һиҗри буенча 1441 нче елның уртасына һәм ахырына, 1442 нче елның башына һәм уртасына туры килә. Һиҗри буенча календарь 12 айдан тора һәм Мөхәррәм аеннан башлана. Мөселман календаре буенча айларның башлануын һәм тәмамлануын билгеләгәндә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы җирле географик үзенчәлекләргә һәм астрономик хисапларга таяна.
Фотосурәт: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте
Шулай итеп, 2020 нче елда Рамазан-шәриф ае 24 нче апрельдә (җомга көнне) башланачак һәм 30 көн дәвам итәчәк. 2020 нче елның 24 нче маенда – Ураза бәйрәме.
Икенче мөселман бәйрәме – Корбан гаете 31 нче июльдә (җомга көнне) билгеләп үтеләчәк.
Башка изге айлар, мөселман календарендагы мөбарәк кичәләр һәм истәлекле көннәр белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә танышырга мөмкин.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте материаллары буенча.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)