Татарстан Республикасында мөселманнар өчен хаҗны оештыру белән 2012 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы шөгыльләнә. 2017 елда, әлеге операторның хезмәтләреннән файдаланып, Татарстаннан 1700 мөселман хаҗ кылып кайтты. Согуд Гарәбстанына иң очсыз юлламаның бәясе 149000 сум. Ул хаҗилар арасында иң популяр пакет булып санала.
“ДУМ РТ Хаҗ” өчен иң мөһиме - хаҗиларның иминлеген кайгырту һәм гыйбадәтләрне Хәнәфи мәзһәбе буенча оештыру. 2018 елда хаҗилар төркемнәрен 20 табиб озатып йөриячәк. Мина үзәненә махсус палатка куелачак, ул медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителәчәк.
Татарстан Республикасы – Россиядә хаҗиларны Хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылырга әзерләүче бердәнбер төбәк. Хаҗ гамәлләрен үтәүгә кагылышлы сорауларга төркем җитәкчеләре җавап бирәчәк.
Тагын бер яңалык ашау-эчүне оештыру белән бәйле – татар милли ашларын әзерләү өчен хаҗилар белән аш-су остасы да барачак.
2018 ел хаҗының тагын бер үзенчәлеге Согуд Гарәбстаны хакимиятенең чит ил паспортларына ябыштырыла торган традицион визалардан баш тартуы белән бәйле. Быел ил чиген узганда хаҗилар паспорт һәм А4 форматындагы кәгазьгә басылган визаны күрсәтергә тиеш булачак. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)