Коррупцияне фаш иткән Әзербайҗан журналисты Хәдичә Исмәгыйлева "салым түләмичә дәүләт бюджетына зыян китерүдә" гаепләнеп, җиде ел ярымга төрмәгә хөкем ителде.
Әзербайҗан журналисты Хәдичә Исмәгыйлеваны хөкем итү эше җиде ел ярымлык төрмә җәзасын белдерү белән тәмамланды. "Азатлык" радиосы белән дә хезмәттәшлек иткән Исмәгыйлева хакимияттәге коррупцияне тикшерә иде. Журналистка "салым түләмичә дәүләт бюджетына зыян китерүдә" гаепләү белдерелде.
Кичә Исмәгыйлева чыгышының ахырына якынлашканда президент Илһам Алиевны һәм башка югары түрәләрнең исемен телгә алу белән прокурор аның чыгышын туктатуны сорады. Исмәгыйлева бу гаепләүләрне кире кага һәм бу мәхкәмәнең сәясәт белән бәйле булуын белдерә.
Халыкара бүләкләр иясе, 39 яшьлек Хәдичә Исмәгыйлева Әзербайҗан хакимиятләрен иң нык тәнкыйтьләүчеләрнең берсе. Amnesty International узган елның декабрендә кулга алынган журналистны “вөждан тоткыны” дип атады. Журналистларны яклау комитеты бу хөкем процессын аның журналистлык эше өчен үч алу, дип бәяли.
7 августта башланган хөкем процессын күзәтү мөмкинлеге бары кайбер дәүләтләрнең Бакуданы илчелекләре хезмәткәрләренә генә бирелде. Бәйсез журналистлар һәм активистлар мәхкәмә утырышларына кертелмәде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Аятел-Көрси
Аллаһ бәла-казалардан сакласын!
Әхмәтзәки хәзрәт зур гыйлемгә ия дин әһеле иде