Казанда “Иң яхшы абыстай-2015” республика конкурсы уздырылды. Конкурска Татарстанның мәчет-мәдрәсәләрендә белем бирүче мөгаллимәләр, ислам дине кыйммәтләрен таратуда ихлас хезмәт иткән мөслимәләр чакырулы иде.
Бәйге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Татарстан мөслимәләре берлеге тарафыннан, Ислам мәдәнияте, фән һәм белем бирүгә ярдәм Фонды ярдәме белән уздырылды.
Проектның программасы дини белем бирүчеләрнең имиджын үстерү һәм абруен күтәрү, җәмгыятьтә мәдәни традицияләрне яңарту, республика яшьләрен рухи-әхлакый яктан сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән тәҗрибәне системага салу һәм бүлешү, хатын-кызлар арасында әхлакый климатны үзгәртүне күздә тота. Шулай ук традицион мөнәҗәтләр әйтү, татар гореф-гадәтләренә тарту, өлкәннәргә, кул эшләренә, аш-суга хөрмәт уяту, хатын-кызлар һәм балалар өчен ислам динен өйрәнү курсларын оештыруга өйрәтүгә дә басым ясалды.
Жюри әгъзалары катнашуларның халык алдында оста сөйләү сәләтен, ислам дәресләрен укыту методикасын, төрле юнәлешләрдә кулланылган кызыклы алымнарын бәяләде. “Иң яхшы абыстай” конкурсы җиңүчесе исеменә Вәсилә ханым Рәхимова лаек дип табылды.
Татар халкында абыстайлар элек-электән мөһим роль үтәгән. Тирән дини белемле абыстайлар мәхәллә халкына Коръән һәм намаз укырга, ислам нигезләрен өйрәткән. Шул ук вакытта алар хатын-кызлар өчен төрле мәсьәләләр буенча киңәшче, остаз һәм теләсә нинди сорауга җавап бирә алырлык алыштыргысыз кеше булган, диелә оештыручылар хәбәрендә.
Чыганак: "Татар-информ"

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Ата-ана хакы бик югары
Телебезне саклыйк!
Идрис пәйгамбәрнең тарихы