11 октябрьдә сәгать 18.00 дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, ТР Дәүләт Советы депутаты, Дамир Сираҗиев һәм Муса Җәлил иемендәге премияләр, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллин (1935-2012) истәлегенә багышланган иҗат кичәсе була. Чара мәшһүр драматург Туфан аганың тууына 80 ел тулуга багышланган юбилей чаралары кысаларында үткәрелә.
Г. Камал театры сәхнәсендә Т.Миңнуллин пьесалары буенча егермедән артык спектакль куелган. Алар арасында “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Гөргөри кияүләре”, "Ай булмаса, йолдыз бар", “Мулла” һ.б. бар. Искә алу кичәсендә тамашачылар тагын бер кат әлеге спектакльләрдән геройларны күрү бәхетенә ирешәчәк.
Кичә өчен Г. Камал театры хезмәткәрләре драматургның туган авылына махсус барып, авылдашлары, классташлары белән интервьюлар эшләгән. Бу видеоязмалар беренче мәртәбә 11 октябрьдә тәкъдим ителер дип көтелә.
Искә алу кичәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова (Миңнуллина), Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, драматургның кызы Әлфия Юнысова һәм, шулай ук, дәүләт эшлеклеләре, язучылар, театр әһелләре Туфан Миңнуллинга бәйле истәлекләре белән бүлешәчәк.
Татарстанның халык артистлары Зөлфирә Зарипова һәм Фирая Әкбәрова башкаруында Туфан Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрдән җырлар яңгыраячак. Моннан тыш, кичәдә керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор һәм “Казан” бию ансамбльләре чыгыш ясавы ниятләнә.
Искәртеп үтәбез: 5-11 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган театраль декада уздырыла. Татарстан, Башкортстан, Мари Эл Республикаларыннан килгән театрлар тамашачыларга данлыклы татар драматургы пьесалары буенча куелган спектакльләр тәкъдим итә, диелә Г. Камал театры матбугат хезмәте хәбәрендә.
Чыганак: "Татар-информ"

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Мирас» ишекләрен ача: беренче матбугат конференциясе
Мәликә Гыйльметдинова: инвалидларны тернәкләндерү буенча практик һәм теоретик
Мөслимәнең эш шартлары