Казанда "Islamic clothes” Бөтенроссия мөселман һәм милли киемнәр дизайнерлары конкурсы узды.
"Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Мөслимәләре берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина белдергәнчә, конкурста катнашу өчен Мәскәү, Петербург, Самара һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән 40ка якын гариза бирелгән. Финалга бары тик 10 тупланма гына узган, аларның күбесе Татарстан модельерларыныкы.
"Без бу коллекцияләр белән күп илләрнең подиумнарын яуларга тиеш. Әлбәттә, безне чакыра башладылар һәм без Татарстан костюмы бөтен дөньяга танылсын өчен тырышачакбыз. Хәзер хезмәттәшлек итү буенча килешүләр төзибез. Май аенда Франциягә барабыз. Безнең бурыч – талантлы иң яхшы дизайнерларны анда укырга җибәрү. Иң яхшы коллекцияләрне булдыру өчен камилләшү зарур, өйрәнергә кирәк – бу аларга халыкара конкурсларда җиңәргә ярдәм итәчәк”, - дип ассызыклады ул.
Дефиле нәтиҗәләре буенча конкурсантлар түбәндәге номинацияләрдә бүләкләнде: "Заманча киемдә милли бизәкләр” – Энҗе Галәветдинова ("Җәүһәр коллекциясе”), "Иң яхшы кичке коллекция” – Ләйсән Гарипова ("Бәхет чәчәге”), "Патшабикә киеме” – Гөлия Гыймадиева, "Оригиналь карар” - Мария Кубасова ("Идел зәркане”), "Иң яхшы татар костюмы” – Әнисә Рәхмәтуллина "Моңлы Казан”, "Иң яхшы стилистик карар” – Факия Сабирҗанова, "Иң яхшы туй күлмәге” – Илзирә Сәйранова ( "Аккошлар”), "Иң яхшы яшьләр коллекциясе” – Алия Хәлиуллина.
Мәскәү модельеры Резедә Сөләйманова Гран-прига ия булды, ә "Профессиональ” – Ләйсән Хаҗиева.
Барлык номаинация җиңүчеләре дә кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, проект партнерлары бүләкләренә лаек булды. Ә ике төп җиңүчегә Ирина Феличкинаның киемнәр стиле буенча Югары һөнәри мәктәбендә укуга сертификат тапшырылды.
Искәртеп узабыз, бәйгене ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мөслимәләр берлеге, Ислам мәдәнияты үзәге ТР Президентының Дини берләшмәләр белән бәйләнешләр буенча идарә, Казан муниципаль берәмлеге, Россия Мөфтиләре советы, Бөтендөнья ислам яшьләре ассамблеясе, ТР Дизайнерлар берлеге теләктәшлегендә оештыра дип хәбәр итте "Татар-информ".

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Мирас» ишекләрен ача: беренче матбугат конференциясе
Мәликә Гыйльметдинова: инвалидларны тернәкләндерү буенча практик һәм теоретик
Мөслимәнең эш шартлары