Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме Мәккәгә 17 сентябрьдә китте, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Олы хаҗ гамәлләрен башкару өчен килгән дин кардәшләребез өчен биредә барлык уңай шартлар тудырылган. Хаҗилар 4-6 кешегә исәпләнгән кунакханә бүлмәләрендә яши. Кунакханәгә махсус үткәрү кәгазе белән генә кереп була, шуңа күрә чит кешеләр бирегә үтеп керә алмый. Ул Әл-Харам мәчетеннән 3,5 км ераклыкта урнашкан. Һәр 15-20 минут биредән мәчеткә “ДУМ РТ Хадж”ның автобуслары йөреп тора.
Хаҗиларны көнгә ике тапкыр ашату каралган, чәй һәм каһвә белән тәүлек буе тәэмин итәләр. “ДУМ РТ Хадж” программасы буенча изге хаҗ сәфәрен кылучыларга туганнары белән элемтәдә булу өчен җирле SIM-карталар тараттылар, кунакханәдә бушлай wi - fi да бар. Сәфәр барышында хаҗиларны 15 табиб озатып йөри. Кунакханәдә тәүлек буена 2 медпункт эшләп килә. Хаҗны үтәгәндә дә алар Минә һәм Гарәфәт үзәне тирәсендә урнаштырылачак дип хәбәр итте "Татар-информ".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Ата-ана хакы бик югары
Телебезне саклыйк!
Идрис пәйгамбәрнең тарихы