Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова һәм Аида Шәрипова «Ярдәм» мәчетен карап киттеләр

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитет рәисе, сәламәтлек саклау өлкәсендә милли...

БӘЙЛЕ
2014 Мар 31

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитет рәисе, сәламәтлек саклау өлкәсендә милли проектны тормышка ашыруны күзәтү буенча Татарстанның Дәүләт Советы Комиссиясе җитәкчесе, “Бердәм Россия” партиясе әгъасы Светлана Михайловна Захарова һәм бюджет, салым һәм финанслар буенча Татарстан Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Аида Фәнил кызы Шәрипова Казандагы “Ярдәм” мәчетенә килеп киттеләр.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Аида Шәрипова һәм Светлана Захарованы “Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы, Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды. Дәүләт Советы вәкилләре “Ярдәм” мәчетенә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән шәкерләр, аларны укыту-тернәкләндерү үзәге белән таныштылар. Илдар хәзрәт Баязитов аларга үзәк һәм мәчеттәге социаль эш хакында тәфсилләп сөйләде, социль проектларны тәкъдим итте.

Илдар хәзрәт билгеләп узганча, Казандагы “Ярдәм” мәчетенең күп кенә проектлары Россия Президенты Владимир Путинның рухани затларны социаль эш, ягъни яшьләр һәм хатын-кызлар клублары, хәйрия фондлары булдырып, шөгыльләнергә чакыруына җавап йөзеннән, барлыкка килде. Бүгенге көндә мәчеттә хатын-кызларның эшлекле клубы, “Иман йорты” дигән яшьләр клубы, мөслимәләр клубы һәм “Яшь мөселман һәм мөслимәләр” клубы актив эш алып бара. Шулай ук үзәктә ай саен “Ярдәм” фонды ярдәмендә күрмәүчеләр өчен курслар бара.

Илдар хәзрәт сүзләренчә, социаль хезмәт ул торгынлыктан чыгу юлы булып тора. Әгәр мөселман руханилары социаль хезмәт белән актив шөгыльләнсә, без яшьләрне негатив күренешләрдән, секта һәм кискен агымнардан сәламәтләндерә алырбыз, дип таныштырды кунакларны Илдар хәзрәт.

Светлана Захарова һәм Аида Шәрипова үзәкнең эшен югары бәяләделәр. Алар “Ярдәм” үзәгенең җәмгыять һәм ил өчен социаль әһәмиятен билгеләп уздылар. Шулай ук Светлана Михайловна Захарова күрмәүчеләр үзәгендә Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәте Комитеты утырышын үткәрергә тәкъдим итте. Анда Татарстандагы барлык дин вәкилләре дә катнашып, инвалидларны тернәкләндерү мәсьәләсе буенча сөйләшү булыр дип көтелә.
“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе