Казандагы «Ярдәм» мәчетенә танылган тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты фәнни хезмәткәре Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова килде һәм биредә дини белем алучы күрмәүчеләр алдында чыгыш ясады.
Тәэминә ханым татар хатын-кызлары мәгарифе тарихы буенча белгеч санала. Аның татар хатын-кызларының мәгърифәт эшендә катнашуларына багышланган берничә монографиясе, бу темага язылган күп санлы мәкаләләре бар.
Тәэминә Биктимерова “Ярдәм” күрмәүчеләре үзәге шәкертләренә һәм мәчет мәхәлләсе халкына танылган татар хатын-кызлары, аларның татар милләте тарихында калдырган эзе турында сөйләде.
Шунысы да мөһим: мәчет һәм тернәкләндерү үзәге эшендә бүгенге көндә хатын-кызлар һәм яшьләр дә катнаша. Яшьләрне мөһим эш белән шөгыльләндерү республикабыз өчен зур әһәмияткә ия.
“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләре
Батырга көрәш: хәрәмләшмәгез!
Ой-йой. Тәмугъ!