ТҖ МДНнең “Хәләл” стандартлар комитеты Word Halal Council –“Хәләл” дөньякүләм советы составына керде.
Бу оешманың үзәге Кейптаунда (Көньяк Африка Республикасы) урнашкан. Халыкара хәләл оешмасының 12 нче җыены үткәрелде. Әлеге чарада ТР МДНнең “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе урынбасары Ирек хәзрәт Җиһаншин катнашты. Җыенда Ирек хәзрәт Камил хәзрәт исеменнән чыгыш ясады һәм комитет эшчәнлеге белән таныштырды. Комитет менә шул чарада халыкара оешмага керде. 1999 елда гамәлгә куелган Word Halal Council 25тән артык илне берләштерә һәм хәләл индустриядә халыкара координацион орган булып тора.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу уңайдан комитетның рәисе Марат Низамов һәм аның урынбасары Ирек хәзрәт Җиһаншин белән очрашты. Очрашу вакытында комитет вәкилләре мөфтигә халыкара совет җыенында хәләл индустрия юнәлешендәге мөһим сораулар тикшерелүе хакында әйттеләр.
Әлеге оешмага керү, беренче чиратта, “Хәләл” комитетының халыкара танылуы хакында сөйли. Шулай ук “хәләл” маркалы товарлар җитештерүчеләргә яңа мөмкинлекләр ача. Экспортка һәм яңа базарлар яулауга шартлар тудыра, дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Вәгазь» телевизион ачык бәйгесендә өч “ярдәмче” җиңү яулады
Ниятне яшерү
Аятел-Көрси