Узган җомгада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан (Идел буе) федераль университетының шәрәфле докторы исеменә ия булды.
Минтимер Шәймиевкә Россиянең иң борынгы университетларының берсеннән бүләкне КФУ ректоры Илшат Гафуров университетка нигез салуга 211 ел тулуга багышланган Гыйльми совет утырышында тапшырды. Чарада мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, башка рәсми затлар, шулай ук КФУ халыкара фәнни советы әгъзалары катнашты.
Илшат Гафуров чыгышында, узган ел КФУ вузның 210 еллыгын зурлап билгеләп үтте, дип искәртте. Быел КФУ Гыйльми советының тантаналы утырышы университетка нигез салынуга 211 ел тулуга багышлана. Ул вузның планнары һәм төп казанышлары турында сөйләде, аннары КФУ Гыйльми советының Минтимер Шәймивкә “федераль статус алу чорында вузга ярдәм күрсәткәне, университет алдындагы хезмәтләре өчен” “Казан университетының шәрәфле докторы” исемен бирү турындагы бертавыштан кабул ителгән карар турында белдерде.
Ул, традиция буенча, КФУның яңа шәрәфле докторы биографиясе белән таныштырды. Аннары ректор Минтимер Шәймиевка шәрәфле доктор билгесен тапшырды.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, бүләкләрем күп, әмма бүген дулкынландыргыч вакыйга, диде. Ул аның эшенә шундый бәя бирүләре өчен рәхмәт әйтте һәм яшь вакытта Казан университетының юридик факультуетына керергә планлаштыруын, гадел прокурор булырга планлаштыруын белдерде, әмма әтисе мәктәптән соң Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә үгетләгән.
Татарстанның беренче Президенты, бүген күп нәрсә галимнәр эшенә бәйле, дип ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, бүген КФУ үз сүзен әйтергә һәм киләчәктә дөнья фәне өлкәсендә лаеклы урын биләргә тиеш. Вузның перспективаларына килгәндә, М.Шәймиев аның җитәкчелегенең 2020 елда Казан федераль университетының дөньяның иң яхшы вузлары ТОП-100легенә керергә тырышуын хуплады. Вузга уңышлар теләде.
«Татар-информ»

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Ата-ана хакы бик югары
Телебезне саклыйк!
Идрис пәйгамбәрнең тарихы