Прокуратура хәрәкәт эшчәнлеге башка милләт вәкилләренә карата нәфрәт уятуга юнәлдерелгән дип саный.
Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе урыс милләтчесе Дмитрий Демушкин тарафыннан оештырылган “Русские” хәрәкәтен экстремистик дип тапты. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.
Хәрәкәтне тыюны прокуратура таләп иткән иде. Анда хәрәкәтнең эшчәнлеге башка милләт кешеләренә карата нәфрәт уятуга һәм көч белән хөкүмәтне кулга төшерүгә юнәлдерелгән, диделәр.
Урыс милләтчеләре вәкиле мәхкәмә утырышында прокуратураның хәрәкәтнең экстремистик эшчәнлеге турында дәлилләр китермәвен әйтте. Ул шулай ук “Русские” берләшмәсе рәсми теркәлмәгән һәм шул сәбәпле аны тыю мөмкин түгеллеген белдерде.
Демушкин 2005 елдан Мәскәүдә “Рус маршларын” оештыручы буларак билгеле. 2013 һәм 2014 елларда демонстрацияләр оештыруга бәйле аңа карата берничә җинаять эше ачылган. Демушкин үзе соңгы ике айда тыелган символиканы тәкъдим итүдә гаепләнеп, берничә тапкыр сак астында булды дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Ата-ана хакы бик югары
Телебезне саклыйк!
Идрис пәйгамбәрнең тарихы