“Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы, Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Рамазан ае тәмамлану уңаеннан, өммәттәшләрне 17 июльдә булачак бәйрәм белән котлады. Анда мондый юллар бар:
“Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатүһ!
Чын күңелдән барыгызны да Ураза гаете белән котлыйм!
Рамазан ае – бик изгедер, ул айда Аллаһы Тәгаләдән кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде.
Бу ай күңелләребезне иман нуры белән бизәде. Рамазан аенда күрсәткән сабырлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатларыбыз башка айларда да дәвам итсә иде.
Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, Үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын. Нәфесебездән өстен булып, акылыбыз кушканча яхшы гамәлләр генә кылып, киләчәк Рамазан аен да исәнлек-саулыкта каршы алырга насыйп итсә иде! Амин!
“Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов”.
Тагын шуны исегезгә төшерәбез: бу көнне (17 июль) 6.00 — Коръән уку, 6.50 – дога кылу, 7.00 – бәйрәм вәгазе, 7.30 – гает намазы. 7.35тә Рамазан гаете хөтбәсе укылачак.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләре
Батырга көрәш: хәрәмләшмәгез!
Ой-йой. Тәмугъ!