Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нурлат районының Колбай-Мораса авылында булды. Биредә дин юлында гомере буе армый-талмый хезмәт иткән, 1920 еллар башында әлеге авылда имамлык иткән мөхтәрәм Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллинның шәхси әйберләре саклана.
Мөфти Камил хәзрәт Әхмәтзәки хәзрәтнең мирасын аның шәкерте, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин белән бергә барлады. Дин әһелләре инкыйлабка кадәр басылган, остазның шәхси архивында сакланган Ибне Гарәбинең “Мәҗмүгер расаил” (дини эчтәлектәге мәкаләләр тыентыгы), Мөхәммәд Сабир Ибраһимның “Дини кануннар җыентыгы”н, татар халкында киң таралган башка эчтәлектәге китаплар белән танышты. Әхмәтзаки хәзрәтнең тормыш юлын сурәтләгән экспонатларны, аңа багышланган хезмәтләрне карады һәм рухи мирасны үстерү хакында да фикер алышты.
Шунысы мөһим: Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллинның эшчәнлеген өйрәнү, аны киң катлам укучыга җиткерү дәвам итә. "Татар дин галимнәре елы" кысаларында хәзрәткә багышланган истәлекләр, хатирәләр, мәкаләләр, аның вәгазьләре тупланган китап нәшер ителде, күптән түгел Каюм Насыйри музее хезмәткәрләре һәм Апанай мәчете тырышлыгы белән остазны искә алу кичәсе оештырылды дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Ата-ана хакы бик югары
Телебезне саклыйк!
Идрис пәйгамбәрнең тарихы