Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Гыйракның Көрдстан автоном регионы башкаласы Әрбил шәһәрендә узучы “Якын Көнчыгышның киләчәге хакында фикер алышу” форумы кысаларында Көрдстан мөселман галимнәренең башлыгы, доктор Габдулла шәех Сәгыйд әл-Көрди белән очрашты. Әлеге очрашу вакытында мөфти Көрдстанның Голәмәләр берлегенә җылы каршы алулары өчен рәхмәтен белдерде һәм мөселман илләре дин галимнәренең уртак эшчәнлеге мөһимлеген ассызыклады. Дин галимнәре традицион исламны саклауга зур өлеш кертә алуы хакында әйтте.
Россия делегациясе Сәләхетдин Әйюби исемендәге университетның Ислам фәннәре факультетында булып, биредәге уку-укыту эшләре белән дә танышты.
Мәгълүм булганча, Гыйракның Көрдстан автоном регионы башкаласы Әрбил шәһәрендә “Якын Көнчыгышның киләчәге хакында фикер алышу” форумы 5 ноябрьдә төгәллә. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм РИУ проректоры Рөстәм Нургалеев катнаша.
Әлеге конференциянең төп максаты - Көрдстан, Гыйрак һәм халыкара җәмәгатьчелеккә икътисадый, иҗтимагый, сәяси проблемалар буенча фикер алышуны, үзара мөнәсәбәтләр коруны оештыру. Форумда галимнәр, сәясәтчеләр, дипломатлар, дин әһелләре Гыйрак, Көрдстан һәм бөтен Якын Көнчыгышка кагылышлы мөһим сораулар буенча сөйләшүләр алып баралар. Сөйләшүләр, нигездә, радикал агымнарга, качаклар белән бәйле проблемаларга, демографиягә, Гыйрак бөтенлеген саклауга кагыла.
Өченче ел уздырылучы чара Көрдстан хөкемәтенең Meri аналитик үзәге тарафыннан оештырылды.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Ата-ана хакы бик югары
Телебезне саклыйк!
Идрис пәйгамбәрнең тарихы