Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге беренче гимназиясендә Корбанга багышланган бәйрәм чарасы узды. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов укучыларга зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләрен аңлатты.
Корбан бәйрәме белән укучыларны Әлмәт районы мөхтәсибәтенең мөслимәләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Зиятдинова, “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова тәбрикләде. Гимназия укучыларының чыгышлары беркемне битараф калдырмады.
Инглиз теле укытучысы Әнис Шәмсуллин тарафыннан оештырылган викторина сорауларына укучылар бик теләп җавап бирде. Чара гимназиядә корбан ашы белән тәмамланды.
Әлмәт районында Корбан бәйрәменә багышланган чаралар Нәдер, Кичучат һәм Елхово авылы мәктәпләрендә дә үтте дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Мирас» ишекләрен ача: беренче матбугат конференциясе
Мәликә Гыйльметдинова: инвалидларны тернәкләндерү буенча практик һәм теоретик
Мөслимәнең эш шартлары