Шунысын билгеләп узу мәслихәт: "Хәләл” дөньясындагы бу үзәк (ICRIC) – РФдә хәләл ризыклар һәм хезмәтләргә сертификат бирү белән шөгыльләнүче халыкара оешма. Биредә тагын шуны әйтеп узарга кирәк: Россиянең Үзәк төбәге һәм Мәскәү мөфтияте каршында бу Үзәк белән берлектә "Хәләл” стандарты Комитеты да төзелә. Бу соңгысы исә ризыкларны үз теләгең белән Халыкара Хәләл (Halal) Системасына, ягъни ислам таләпләренә туры китереп сертификацияли башлаячак. Ул исә метрология һәм техник көйләү Федераль агентлыгында теркәлеп, эшен алып барачак (теркәлү саны: РОСС RU. 3909. 04ФДНО). Ризыкны үз теләгең белән сертификацияләү системасында җитештерүгә "Хәләл” стандартларын кертүгә зарури булган нигезләмәләр бар. Алар эчке базар үзенчәлекләрен исәпкә алып, җитештерүченең халыкара абруен күтәрү һәм аның продукциясен экспортка чыгару өчен дә бик мөһим. Димәк, бу Үзәктә сертификация алучы оешмаларга чит ил һәм үз базарларыбызда ризыкларын сату өчен киң мөмкинлекләр ачыла. Шунысын билгеләп узыйк: әлеге Комитет тиз арада үзенең эшен башлап җибәрәчәк һәм беренче эш итеп, Россиянең Үзәк төбәге, Мәскәү предприятиеләре ризыкларын сертификацияләргә керешәчәк.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Мирас» ишекләрен ача: беренче матбугат конференциясе
Мәликә Гыйльметдинова: инвалидларны тернәкләндерү буенча практик һәм теоретик
Мөслимәнең эш шартлары