Татар иҗтимагый үзәге Хәтер көнен 11 октябрьдә үткәрергә хакимияттән рөхсәт алды. Чара милли активистлар сораганча, сәгать 11дә Казан милли мәдәният үзәгендәге Хөррият һәйкәле янында башланачак, шәһәр үзәге буйлап Сөембикә манарасына кадәр йөреш оештырылачак, 13.30да 1552 елда Иван Грозный гаскәрләре Казанны алганда һәлак булганнар рухына дога кылачаклар.
“Җаны булганнары килер, җаны беткәннәре гадәттәгечә килмәс”, - диде чара турында ТИҮ вәкиле Галишан Нуриәхмәт.
Хәтер көненә Татарстанның башка шәһәр һәм районнардан да активистларның килүе көтелә. Узган ел Хөррият һәйкәле янына Хәтер көненә 500ләп кеше җыелган иде. Чаллыдан килүчеләр арасында быел язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим булмаска мөмкин. 25 сентябрь аның Чаллыдагы өендә тентү уздырылган иде. Аннары аны сорау алу өчен Казанга полиция идарәсенә алып киттеләр. Моның сәбәбе: узган елда Хәтер көнендә ясаган чыгышы дип әйтелгән.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Мирас» ишекләрен ача: беренче матбугат конференциясе
Мәликә Гыйльметдинова: инвалидларны тернәкләндерү буенча практик һәм теоретик
Мөслимәнең эш шартлары