Казанда уза торган Спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты ярышларының 6 нчы көне нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы алтыннары ике медальгә артты. Хәзер чемпионат хуҗалары 6 "алтын"га ия, алар барысы да синхонлы йөзү буенча ярышларда алынган.
Башта Наталья Ищенко һәм Светлана Ромашина ирекле программада хатын-кызлар дуэты белән чыгыш ясап беренче урынны алдылар. Аннан соң техник пррограмммада көмеш медаль алган Александр Мальцев һәм Дарины Вәлитова микст дуэты американлылардан реванш алып ирекле программада җиңүгә иреште. Россия ватерполчы хатын-кызлары ир-атларга караганда күпкә уңышлырак уйный. Россиянең су тубы осталары - гүзәл затларның Кытайга каршы матчы тигез исәп белән тәмамланды һәм алар турнирның чирек финалына узды. Хәзер Россия командасы активында 6 алтын, 2 кемеш, 1 бронза медаль бар. Россия вәкилләре алтын медальләр саны буенча Кытай белән тигезләште, әмма медальләрнең гомуми саны буенча әлегә калышалар. Кытай 6 алтын, 6 көмеш, 3 бронза медаль белән беренче урында. АКШ җыелмасы (3-1-1) өченче урында дип хәбәр итте "Татар-информ".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Вәгазь» телевизион ачык бәйгесендә өч “ярдәмче” җиңү яулады
Ниятне яшерү
Аятел-Көрси