Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коми республикасы, Сыктывкар шәһәрендә үткәрелүче "Дин, икътисад, экология: үзара хезмәттәшлек юллары" дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясады.
Татарстан мөфтие үзенең чыгышында экология һәм икътисад төшенчәләрен дини күзлектән чыгып аңлатты. “Барчабыз да Раббыбыз яралткан һәр нәрсәгә, тирә-юнебезгә, табигатькә, экологиягә сакчыл карашта булырга бурычлы. Тирә-юнебезне кайгырту үзе бер саваплы гамәл булып тора”,- диде хәзрәт. Чыгышын дәвам итеп, ислам һәм икътисад өлкәсендәге бәйләнешләр хакында сөйләде.
“Заманында икътисад нигезләре белән мөселман галимнәре шөгыльләнгән. Күп кенә көнчыгыш фикерләре мөселманнардан кергән. Мәсәлән, Паретоның оптимум теориясе имам Алиның (Аллаһ аңардан разый булсын) “Нәхҗүл Балага” дип аталган хезмәтеннән барлыкка килгән. Адам Смитның “халыклар байлыгы” хезмәте Әбу Губайда әл-Касыйм бине Салламның “Китаб әл-амвәл” китабы белән охшаш. Коръәндә сәүдә мөнәсәбәтләрен көйли торган бик күп аятьләр бар. Шуларның берсе: Ий мөэминнәр! Үзара малларыгызны хыянәт, золым юллар белән ашамагыз, мәгәр риза булышканыгыз хәлдә сәүдә белән кәсеп итеп ашагыз” (Ниса сүрәсе, 29нчы аять). Ислам икътисады моделе җәмгыятьтәге бик күп проблемаларны хәл итүдә, әйтик хәерчелекне бетерү, ресурсларны гадел бүлешү һәм башка шундый мәсьәләләрдә ярдәм итә ала”, - диде мөфти.
Диния нәзарәте сайтыннан

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Ата-ана хакы бик югары
Телебезне саклыйк!
Идрис пәйгамбәрнең тарихы