Билгеле булганча, “Ярдәм” мәчете каршында Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге урнашкан. Бу бина 3 катлы булганлыктан, күрмәүчеләргә баскыч буйлап күтәрелүе яисә төшүе кыен хәл булганлыктан, лифтләргә ихтыяҗ зур иде. Шуңа күрә дә төзүчеләр биредә лифтләр урнаштыру карарына килделәр. Лифтләр шулай ук әлеге үзәктә башка төр инвалидлар да дини белем алыр дигән исәптән чыгып та төзелде.
Шунысын да билгеләп узу мәслихәт: якын көннәрдә “Ярдәм” гыйбадәтханәсе бинасы яңа компьютерлар классы белән дә тәэмин ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез: Казанда Күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәге быелның 19 июлендә Коләхмәтев һәм Серов урамнары чатында ачылган иде. 300 кешегә исәпләнгән “Ярдәм” мәчете дә булган мондый 3 катлы мәһабәт бина күрмәүчеләрне рухи яктан тернәкләндерү өчен Россиядә хәзергә бердәнбер булып кала бирә.
Элек бу үзәк башкалабызның Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетендә урнашкан иде. 5 ел вакыт эчендә анда оештырылган дини белем алу курсларында 700ләп кеше укып чыкты. Ә мәчетнең “Нур” дигән нәшриятында Брайль системасы буенча меңәрләгән китаплар бастырылды. Күзләре буенча инвалидларга бу курсларны “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды хезмәткәрләре тарафыннан оештырыла.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов: Татар рухы — бөтен илгә үрнәк
Аллаһы Тәгалә әйткән
Хатын-кыз матурлыгы