Кичә Казандагы Россия Ислам институтында студентлар диплом яклады. Алар арасында «Ярдәм» мәчете мөгаллиме, күрмәүче Фәнис хәзрәт Мингәрәев тә бар иде.
Билгеле булганча, 1988 елда Казанда яшәүче Рәис һәм Гүзәл ханымның олы баласы дөньяга килә. Аңа Фәнис дип исем кушалар. Бик тырыш бала булып чыга ул, тик 6 яшендә күзләре сукырая. Фәнис Казан Ислам көллиятен тәмамлый, аннары “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсендә белем ала, соңрак читтән торып РИУга укырга керә. Шул ук вакытта күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәгендә сукырларга компьютер гыйлеме бирергә керешә. Хәзерге вакытта инде ул бу өлкәдә шактый зур тәҗрибә туплады. Фәнис хәзрәт башта “Сөләйман” мәчетендә эшләде, аннары 2013 елдан бирле “Ярдәм” гыйбадәтханәсендә күрмәүчеләргә компьютер гыйлемен өйрәтә.
Без, “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре, Фәнис хәзрәт Мингәрәевне диплом эшен уңышлы яклавы белән котлыйбыз, мөгаллимебезгә саулык-сәлмәтлектә, бәхет-шатлыкта яшәүләр насыйп булсын, дип телибез.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Ата-ана хакы бик югары
Телебезне саклыйк!
Идрис пәйгамбәрнең тарихы