Тәкъвалык — иң изге дәрәҗә.
Хәдис
Кичә “Апанай” мәчетендә “Иман” мәркәзенең 25 еллыгына багышланган конференция булып узды. “Апанай” мәчете имам-хатибы Нияз хәзрәт Сабиров бу кичәгә аеруча җаваплылык тоеп әзерләнгән иде. Чыгыш ясаучылар да хөрмәтле галимнәр иде.
Әлеге кичәдә Татарстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батыр, Русия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, галим Фәйзелхак Ислаев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Президент аппаратыннан да, шәһәр мэриясеннән дә вәкилләр бар иде.
1990 елда Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб үзенең фикердәшләре белән «Иман” мәркәзен төзеде. Бу мәркәз халыкны иң кирәкле догалар белән тәэмин итте. Иман көннәре үткәрелгәндә дә Вәлиулла хәзрәт халыкка бик күп китаплар бүләк итә иде.
Берсендә “Иман” көннәре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә узды. Очрашуга Идел буеннан, күрше тирә-юнь авыллардан Казанга килүчеләр бәләкәй арбаларын китап белән тутырып алып китте. “Иман” мәркәзе менә шулай итеп ислам мәгърифәтен тарата башлады. Биредә китаплар, журналлар, шактый күп газеталар басылырга кереште.
Без 1995 елда Мөселман хатын-кызлары берлеген төзедек, 1997 елдан “Мөслимә” газетасын чыгарырга тотындык. Әлбәттә, бу эшләр Вәлиулла хәзрәт белән киңәшләшеп башланды. Рухы шат булса иде!
Аллага шөкер, эш-гамәлләребезне дәвам итәбез. Раббыбызга чиксез рәхмәтләребез булса иде!
“Иман” мәркәзе бүген дә игелекле эшләрен дәвам итә. Ел саен дини календарьлары чыгып тора. Безгә бүләк ителгән тупланмалар арасында Әхмәтзәки хәзрәткә багышланганы да, Таһир-Зөһрә турындагы китаплар да бар иде. Җаваплы эшләрендә уңышлар юлдаш булсын, дип телибез. “Иман” мәркәзе мәңгелек булсын!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Ата-ана хакы бик югары
Телебезне саклыйк!
Идрис пәйгамбәрнең тарихы