Кичә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин Татарстан МДН тарафыннан оештырылучы ислам музее фондына татар шәмаилен бүләк итте. Шәмаильне ул мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровка тапшырды.
Әлеге шәмаильне Теләче районы Алан авылында яшәгән Исмәгыйь улы Гыйльметдин Исмәгыйлев ясаган. Шәмаиль аның гаиләсендә сакланган. (Автор үзе 1907 елда туган, инде мәрхүм). Бер гасыр чамасы элек язылган шәмаиль мәдрәсәгә узган елның көзендә авторның туганнары аша килеп ирешкән.
“Элеккеге заманнарда шәмильләрне корым белән ясаганнар.. Корымны кырып, каллиграфия үрнәген иҗат иткәннәр. Бу шәмаиль дә шундыйлардан. Аның күңел җылысы белән тырышып эшләнгәне яхшы күренә. Анда “Аятель-Көрси” сүрәсе язылган”, - диде Ильяс хәзрәт.
Белгәнебезчә, Татарстан МДН тарафыннан оештырылучы Ислам музее фондына традицион татар шәмаильләрен тапшыруны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрде. Мөфти хәзрәтләре озак еллар сакланган шәмаильне “Тынычлык” мәчете мәхәлләсе исеменнән "Минем гаиләмнең шәмаиле" акциясе кысаларында тапшырган иде. Мөфти хәзрәтләре адымын дәвам итеп, “Ярдәм” мәчете мәхәлләсе исеменнән, Илдар хәзрәт Баязитов татар шәмаилен бүләк итте.
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Аятел-Көрси
Аллаһ бәла-казалардан сакласын!
Әхмәтзәки хәзрәт зур гыйлемгә ия дин әһеле иде